Гузель Уразова Рэхмэтлемен Ходаем - уразова песни слушать
Исполнитель: Гузель Уразова
Композиция: Рэхмэтлемен Ходаем
Длительность mp3: 04:18
Добавлено: 2015-03-06
Просмотры: 968
Үстерәләр сөеп, улым-кызым диеп,
Тидермичә җилләр-яңгырлар.
Әти-әниләрне үзебез дә шулай
Яши алсак иде гел зурлап.
Кушымта:
Рәхмәтлемен Ходаема,
Рәхмәтле мин һәр көнгә.
Әти-әни диеп дәшү
Насыйп булсын һәркемгә.
Туар көннәр дә, туган көннәр дә
Сөенечләр генә китерсен.
Оныкларым диеп сөеп,
Улым-кызым диеп дәшүләре
Шатлык иңдерсен.
Гомерләр тиз үтә, аерылу да җитә,
Өзгәләнеп кала бәгырьләр.
Әти-әниләрне исән чакларында
Яши алсак иде кадерләп.
Кушымта:
Рәхмәтлемен Ходаема,
Рәхмәтле мин һәр көнгә.
Әти-әни, әби-бабай
Кирәк бит ул һәркемгә